Рөстәм Миңнеханов: Бүген без иң кырыс экологик стандартлар буенча эшлибез. Экологлар үзләренең эшчәнлегенә йомгак ясап, быелга бурычлар билгеләде

2019 елның 1 феврале, җомга

Бүген Казанда  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсенең 2018 елдагы эш йомгакларына һәм быелга бурычларына багышланган  уртак йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. “Территорияләрне тотрыклы үстерү һәм экологик иминлек эшебезнең өстенлекле юнәлешләре булып тора. Хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә максатчан чараларга 6 миллиард сумнан артыграк акча җибәрелде, экологик керем 1,1 млрд. сум тәшкил итте”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Ведомство башлыгы әйтүенчә, федераль һәм республика бюджетлары средстволары хисабына 9 чара үткәрелгән. Гомуми озынлыгы 3 чакрым чамасы тәшкил иткән 2 елга юлы чистартылган. Язгы су ташу вакытында 430 млн. сум күләмендә ихтимал зыян булдырылмыйча калган. Татарстанда, автотранспорт төтененең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметү максатыннан, 2 меңнән артыграк берәмлек транспорт экологик яктан чиста газ-мотор ягулыгына күчерелгән,  республиканың 482 ягулык салу станциясе бензин парларын тоту һәм зарарсызландыру системалары белән тәэмин ителгән. “4 гидротехник корылма төзекләндерелде, 2 елганың яр буйлары ныгытылды, 11 буа төбе чистартылды. 2 меңнән артгырак кеше суларның тискәре йогынтысыннан саклап калынды. Шулай ук 6 су объектының су басу чикләрен билгеләү эше башкарылды”, – дип билгеләп үтте министр.

  Татарстан, илебездә сәнәгате иң нык үскән төбәкләрнең берсе буларак, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларын аерым игътибар үзәгенә алып килә.  Бүген барлык максатларыбыз иң кырыс экологик стандартлар буенча гамәлгә ашырыла, – дип басым ясап әйтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Яңа энергетика җайланмалары өлкәсендә дә зур эшләр башкарыла, алары да соңгы таләпләргә туры килергә тиеш. “Суга, чистарту корылмаларына килгәндә, болары республика хисабына да, җирле бюджетлар хисабына да өстәмә финанслауны таләп итә. Бер көн эчендә генә хәл итеп була торган мәсьәлә түгел бу, әмма безгә һичьюгында якындагы 6 елга иң кискен мәсьәләләрне хәл кылу мөмкинлеге бирердәй программа булдырырга кирәк. “Экология” илкүләм проекты ягыннан әлеге мәсьәлә өстендә бик җитди эшләү таләп ителә, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. – Әгәр без табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булсак, иң катгый экологик нормаларга туры килердәй производстволар булдырсак, республикабыз халкын үзенә лаеклы яшәү мохитенә тиенәчәк.” 

 Россиядә соңгы елларда калдыклар белән эш итү проблемасы алгы планга чыгып килә, – дип басым ясап әйтте “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов. Ул, калдыкларны законсыз ташу-йөртү һәм калдыкларны урнаштыру объектларыннан законсыз файдалану эшчәнлеген ачыклау һәм мондый очракларга киртә кую кысаларында, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе белән берлектә 130 рейд тикшерүе үткәрелүен, 73 административ беркетмә төзелүен искәртте. 2018 елда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы, федераль экологик күзәтчелектә тотылырга тиешле  3871 объект дәүләт учетына алынды, диде ул.

 Түбән Кама муниципаль районы хакимияте башлыгы Айдар Метшин әлеге муниципаль район үрнәгендә экологик иминлекне тәэмин итү буенча муниципалитетларның табигатьне саклау структуралары  белән берлектә эшләве турында сөйләп үтте. “Төбәкнең тулаем продуктының 20%тан артыграгын тәэмин итүче бик күп сәнәгать предприятиеләрен үзендә туплаган территория буларак, Түбән Кама өчен экология мәсьәләләре халкыбызны иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Республикабыз Президенты ярдәмендә Түбән Кама сәнәгать төбәген үстерүдә экологик иминлекне тәэмин итү буенча координация советы, ведомствоара эш төркеме булдырылды. Аларның системалы, эзлекле эше нәтиҗәсендә соңгы елларда экологиягә җитди йогынты ясардай күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә ирешелде”, – дип билгеләп үтте Айдар Метшин.

Экологик вәзгыятьне яхшырту максатыннан чыгып, Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыятендә үткәрелеп килә торган чаралар турында предприятиенең баш инженеры  Рафаэль Сәфәров сөйләде. “Казан “Оргсинтез” 2018 елда атмосфера һавасына заралы матдәләр чыгаруның рөхсәт ителгән чик күләмнәре проектына һәм калдыклар хасил итү, аларны урнаштыру лимитларының нормативта каралган күрсәткечләре проектына үзгәрешләр кертте. Шулай ук атмосфера һавасын пычрату чыганакларына һәм җитештерү, куллану калдыкларына инвентаризация үткәрелде. Без мәгълүмати-техник белешмәлекләр проектын эшләүдә катнашабыз, узган елда “Полимерлар, шул исәптән биотаркала торган полимерлар җитештерү” дигән яңа белешмәлек чыгардык.

“Татарстан Республикасы, РФ субъектлары арасында беренчеләрдән буларак, табигатьне саклау эшчәнлегенә атмосфера һавасын пычратуның җыелма исәп-хисапларын кертү эшләрен башлап җибәрде. Бу эшләр хисап елында да актив төстә дәвам иттерелде”, – дип билгеләп үтте “ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты” дәүләт бюджет учреждениесе директоры  Рифгат Шаһидуллин. Ул әлеге яңалыкның әйләнә-тирә мохитне пычрату турында төрле ведомстволардан алынган мәгълүматларны системалаштыру, ахыр килеп, экологиягә китерелә торган зыянны бәяләү һәм территорияләрне үстерүне алга таба планлаштыруда шушы мәгълүматлардан файдалану мөмкинлеге бирүен аңлатты. Мондый эшләр Россиянең нибары 12 төбәгендәге зур шәһәрләрдә генә алып барыла, диде ул.

Коллегия ахырында узган ел йомгаклары буенча зур уңышларга ирешкән республика табигатьне саклау тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International