ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

5841 м3 мәйданда гомумтаралган файдалы казылма чыгарылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Алабуга районында легаль булмаган карьерга юлыккан.

Түбән Кама предприятиесенең җитештерү базасы территориясендә һавага зарарлы матдәләр чыгаруга юл куела. Биредә яшәүче берәүдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр алынган. Экологлар, бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан, шундук юлга кузгалган. Һавага чыгарыла торган пычрак матдәләр микъдары исәпләп чыгарылган.

Җирле халыкның уяулыгы белән Бөгелмә районы Восточный бистәсендә туфракка мазут агызу факты ачыкланган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре бөгелмәлеләрдән бу хакта хәбәр алуга, кичекмәстән шунда юл тоткан. Чыннан да, алар гомуми мәйданы  300 кв. м артып киткән ике чокырда мазут калдыкларына тап булган.

Мәктәптә үткәрелә торган сыйныфтан тыш экологик чара, һичшиксез, кызык булырга тиеш. Балалар лекцияләрне бигүк өнәмәгәнлектән, дәрескә җанлылык, төрлелек өстәрдәй башкачарак белем бирү формаларын эзләп табу кирәк.

Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының “Ачыш” XXIV муниципаль фәнни-гамәли конференциясе булып узды. 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелүче чарага 5-11 сыйныфларда укучы 200дән артыграк бала җыелды. Алар 16 секциядә үзләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды, конференция кысаларында экология темасына 11 проект эше тәкъдим ителде.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Су объектлары – экологларның даими контрольлегендә. Иделдә, тәгаенләп әйтсәк, республиканың Яшел Үзән районы Займище бистәсе тирәсендә боз өстендә балыкларны үлемнән коткару буенча табигатьне саклау акциясенең чираттагысы үткәрелгән.

Ягулык салу комплексы объектларында экологик иминлекне арттыру һәм ресурсларны саклау эшен көчәйтү максатыннан, республиканың барлык ягулык салу станцияләре мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән тәэмин ителергә тиеш.

Җир дигән планетабызда сукбай хайваннар саны елдан-ел ишәя. Әмма без бергәләшеп тотынсак, әлеге аянычлы хәлне уңай якка үзгәртә алабыз. Тик һәркайсыбыз бу проблема турында уйланып, хайваннарга ярдәм итү буенча изге эшкә үзенең өлешен кертергә тырышкан очракта гына, әлбәттә! Кем әйтмешли, кечкенә генә ярдәм зурлап торып кызганудан күпкә яхшырак. Әлбәттә, барысын да коткару һәм барысына да ярдәм кулы сузу – мөмкин эш түгел. Әмма бер генә хайванга булышсагыз да, тулы бер гомерне саклап калгансыз, дигән сүз!

Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау законын бозу очракларын ачыклауга ярдәм иткән гражданнарга 1,5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнүен искә төшерәбез.

Татарстан Республикасы Югары суды юридик зат – «Интерметтрейд» ҖЧҖнең Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7. статьясындагы 2 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуда гаепле булуын тану турында Әлмәт шәһәре суды карарын үз көчендә калдырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International