Үсеп килүче буында экологиягә карата сакчыл караш тәрбияләү – зурларның иң мөһим бурычларыннан берсе. Экологик чаралар укучыларга табигатьнең иң якын дуслары булуга, үзләренең белемнәрен һәм көчләрен хайваннар, үсемлекләр турында кайгыртуга юнәлдерүгә ярдәм итә.
В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, “Гринлайт” Халыкара экологик җәмгыяте оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең экологик культурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә тормышта кулланып була торган проектларны һәм идеяләрне ачыклау максатыннан, “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында катнашуга гаризалар кабул итә.
Проектның максаты – түбәндәге максатлар юнәлешендә тормышка ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыру:
- төрле максатчан төркемнәргә мәгълүмат бирү, белем бирү һәм агарту юлы белән экологик культураны һәм экологиягә карашны үстерү;
- әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын яхшырту аша халыкның сәламәтлеген тергезү һәм ныгыту;
- әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне эшләп гамәлгә кертү.
Әлмәт районында 4 меңнән артыграк бала суык чорда кошларны ашату акцияләрендә катнашты.
Әйләнә-тирә мохиткә карата аңлы, сакчыл мөнәсәбәт бер көндә генә булдырылмый, әлеге процесс кешенең бөтен гомере буе дәвам итә. Әмма шәхес буларак формалашуга нигез салыну елларында – сабый чагында бу аеруча көчле була.
2019 елның 1 гыйнварыннан, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” № 89-ФЗ Федераль закон нигезләмәләре буенча, табигатьтән файдаланучыларны кече, урта, зур эшкуарлык субъектларына бүлү юкка чыгарылды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә фәнни-техник совет утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә Казан шәһәрендә ләмле кырларны яңарту мәсьәләсе чыгарылды.
Әлмәт районы Колшәриф авылы янында нефть продуктларыннан мөлдерәп торган чокыр табылган. Пычранган участокка тикшерүне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы белгечләре белән берлектә үткәргән.
Яшьләребез яңа планнарын тормышка ашыру өчен бик кулай чорга аяк басты. Аларның бер йодрыкка берләшү теләге экологик проектларның торган саен күбрәк пәйда булуында да чагылыш таба. Мондый проектлар ярдәмендә экологик яктан агарту максатына ирешү юлындагы эшчәнлекне бик уңышлы төстә гамәли эшчәнлек белән берлектә алып барырга була.
Казанның 146 нчы мәктәбе укучылары пластмассадан эшләнгән 175 килограмм капкачны эшкәртүгә тапшырды. Әлеге уку йортында 1 февральдән 25 февральгә кадәр үткәрелгән “Игелеклелек капкачы” дигән табигатьне саклау акциясе табигатьне саклауга гына түгел, үсеш үзенчәлекләренә ия булучы балаларга ярдәм итүгә дә юнәлдерелгән ид. Чара “Беренче адым” хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.
Җиребезнең язмышына карата балаларда кызыксыну тудыру. Азнакай шәһәренең “Гнездышко” балалар бакчасында әнә шундый максатны күздә тоткан экологик чара үткәрелде.