Бөгелмә предприятиесе туфракка зыян салган өчен 110 мең сумлык штрафка тартылган

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Җирле халыкның уяулыгы белән Бөгелмә районы Восточный бистәсендә туфракка мазут агызу факты ачыкланган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре бөгелмәлеләрдән бу хакта хәбәр алуга, кичекмәстән шунда юл тоткан. Чыннан да, алар гомуми мәйданы  300 кв. м артып киткән ике чокырда мазут калдыкларына тап булган. “Без килгәндә, биредә экскаватор эшли иде. Эшнең нәрсәдә икәненә төшенә башлагач, кара тимер ватыгын җыючы оешманың җылылык-энергетика предприятиесеннән тимер савытлар сатып алганлыгы, документларына караганда, савытларда бернинди дә нефть продуктларының булырга тиеш түгеллеге аңлашылды”, –  ди дәүләт инспекторы Марат Узаков. Закон бозу урынында алынган туфракка анализ нәтиҗәләре нефть продуктлары микъдарының рөхсәт ителгәннән артып китүен күрсәткән. Экологлар әлеге эш буенча материалларны Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәргән. Ведомство Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм  8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ хокук бозу турында карар чыгарган. Эшне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча җылылык-энергетика предприятиесенә 110 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән. Хәзер инде калдыклар биредән чыгарылган, оешма җирләрне торгызу эшләрен планлаштырган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International