Түбән Кама предприятиесенең җитештерү базасы территориясендә һавага зарарлы матдәләр чыгаруга юл куела. Биредә яшәүче берәүдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр алынган. Экологлар, бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан, шундук юлга кузгалган. Һавага чыгарыла торган пычрак матдәләр микъдары исәпләп чыгарылган.
Экологлар үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча азот оксидлары, углерод оксиды һәм барлык углеводородлар микъдарының рөхсәт ителгәннән артып китүен билгеләгән. “Атмосфера һавасын бозу турында” №96-ФЗ Федераль законның 30 статьясын бозу, тәгаенләп әйткәндә, предприятие тарафыннан атмосферага чыгарыла торган зарарлы матдәләргә һәм аларның чыганакларына инвентарьлаштыру үткәрелмәгәнлеге ачыкланган. Моннан тыш әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектның дәүләт учетына алынмаганлыгы мәгълүм булган.. Димәк, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законның 4.2, 69.2 статьялары таләпләре санга сугылмаган, дигән сүз.
Предприятие үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”), шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 статьясы (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте