Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау законын бозу очракларын ачыклауга ярдәм иткән гражданнарга 1,5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнүен искә төшерәбез. Экологларга ярдәм итү өчен түбәндәге фактларны фотосурәткә төшерергә яки аларның видеоязмасын булдырырга кирәк:
- җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау (әйләнә-тирә мохиткә калдыклар (каты, сыек) бүлеп чыгару, шулар белән чүпләү);
- Татарстан Республикасы территориясендә калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыру (калдыкларны тиешсез территориягә урнаштыру);
- Татарстан Республикасы территориясендә җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалану (юридик зат яки хосусый эшмәкәр тарафыннан әлеге эшчәнлек төренә хокук биргән махсус рөхсәттән башка гына гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару, рөхсәт лицензияләүче орган биргән документ белән раслана);
- җирләрне бозу (туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп казып алу яки күчерү, юкка чыгару, шулай ук кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен санга сукмау аркасында җирләрне бозу);
- гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына яки аның яр буйларына килү-китүен чикләү.
Фотога яки видеоязмага төшерү закон бозу мизгелләрендә хәл ителергә һәм фотода, видеоязмада закон бозу очрагының датасы, вакыты, закон бозучыны тану мөмкинлеге бирердәй әйберләр: табигатьне саклау законын бозуда файдаланылучы автотранспорт чарасының дәүләт теркәү номеры яки закон бозучыны тануга ярдәм итәрдәй башка билгеләр, әйтик, язулар, рәсемнәр, табигатьне саклау законын бозучы кешенең сурәте булырга тиеш.
Гариза ( гариза үрнәге ), видеоязма белән, түбәндәгечә тапшырылырга мөмкин:
- шәхсән мөрәҗәгать итүче тарафыннан – адреслар буенча
- электрон почта аша шушы адреска: eco.signal@tatar.ru;
- “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының интернет-кабул итү бүлегенә (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm).
Закон бозу турында хәбәр иткән кешегә акча түләү, экология законын бозу факты расланып, гаепле зат административ (җинаять) җаваплылыкка тартылгач, карар (хөкем карары) законлы көченә кергәннән соң биш көн эчендә хәл ителә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте