Яшь табигать сакчылары сафлары ишәя! Бөгелмә районында яңа ЭКОсыйныф ачылды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Мәктәптә үткәрелә торган сыйныфтан тыш экологик чара, һичшиксез, кызык булырга тиеш. Балалар лекцияләрне бигүк өнәмәгәнлектән, дәрескә җанлылык, төрлелек өстәрдәй башкачарак белем бирү формаларын эзләп табу кирәк. Укучыларда тирә-юньдәге гүзәллекне күрү сәләтен үстерү һәм  экосистеманың сакланылышы өчен шәхсән җаваплылык  тәрбияләү мөһим. Шуны истә тотып һәм дә традицияләрне дәвам иттереп, Бөгелмә районында аерым фәннәр тирәнтен укытыла торган 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик сыйныф ачылды. Тәүге игелеклелек һәм фикерләү дәресләре, экоэкскурсияләр узды, лаборатор эшләр башкарылды да инде.

Балалар чүплеккә тондырылучы әйберләр арасыннан кайберләренең чынында чүп түгел, бәлки эшкәртеп була торган икенчел чимал икәнлегенә төшендерелде. Калдыкларга яңа “сулыш” өрергә өйрәнү өчен  бабаларыбызның көнкүрешен искә төшерергә кирәк: алардан чүп калмаган – калдыклары йә терлеккә ашатырга, йә җирне ашларга тотылган яки икенчел чималны кабул итү пунктларына тапшырылган, дип аңлатылды.

Педагоглар экодәрес кысаларында танып белү характерындагы видеоязмалар, матур презентацияләр һәм слайд-шоулар куллана. Балалар әнә шундый мавыктыргыч дәресләр ярдәмендә экологик тәҗрибәгә төшенеп, табигатькә һәм аның байлыкларына карата сакчылрак мөнәсәбәткә өйрәнә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International