Түбән Камада сукбай хайваннарны яклау йөзеннән акция үткәрелгән

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Җир дигән планетабызда сукбай хайваннар саны елдан-ел ишәя. Әмма без бергәләшеп тотынсак, әлеге аянычлы хәлне уңай якка үзгәртә алабыз. Тик һәркайсыбыз бу проблема турында уйланып, хайваннарга ярдәм итү буенча изге эшкә үзенең өлешен кертергә тырышкан очракта гына, әлбәттә! Кем әйтмешли, кечкенә генә ярдәм зурлап торып кызганудан күпкә яхшырак. Әлбәттә, барысын да коткару һәм барысына да ярдәм кулы сузу – мөмкин эш түгел. Әмма бер генә хайванга булышсагыз да, тулы бер гомерне саклап калгансыз, дигән сүз!

Шуны истә тотып, әле шушы көннәрдә генә Түбән Камада сукбай хайваннарны яклау йөзеннән хәйрия концерты үткәрелгән. Чараны, Түбән Кама шәһәренең Ихтыярилыкны үстерү үзәге ярдәмендә, “Чиста булачак” Татарстан Республикасы Яшьләр экологик хәрәкәтенең Түбән Кама шәһәре активистлары оештырган.

 Оештыручылар үзләре үк билгеләп үткәнчә, Хәйрия концерты шәһәрдә яшәүчеләр игътибарын сукбай хайваннар проблемасына җәлеп итү, шулай ук олыларга һәм балаларга әлеге проблема турында ныклап торып сөйләү максатыннан уздырылган. Мондый чараны үткәрү тәҗрибәсе бик тә уңышлы килеп чыкканлыктан, Түбән Кама активистлары әлеге максатны күздә тоткан Хәйрия концертларын даими – өч айга бер тапкыр үткәрергә карар кылган.

Хәйрия концерты кысаларында интерактив мәйданчыклар эше оештырылган. Болар – мастер-класслар, конкурслар, аниматорлар эше, хуҗалы булырга теләүче сукбай эт-мәчеләр фотосурәтләрен кер кебек бауга элеп куюлар (танышу өчен)... Шулай ук хайваннар өчен азык һәм акча җыю пунктлары да булдырылган әле. Чара кысаларында барлыгы 4 килограмм 905 грамм авырлыкта мәче ризыгы; 9 килограмм  585 грамм эт ризыгы җыелган. Шулай ук хайваннарга карата мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр барлыгы  4 107 сум күләмендә иганә акчасы калдырган.

 Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләрнең “Чиста булачак” хәрәкәте активистлары күтәргән сукбай хайваннар проблемасына битараф калмавы һәм аны хәл кылуга ярдәм итүе күңелдә бик зур канәгатьлек хисләре тудыра.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International