Татарстан Республикасы Югары суды юридик зат – «Интерметтрейд» ҖЧҖнең Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7. статьясындагы 2 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуда гаепле булуын тану турында Әлмәт шәһәре суды карарын үз көчендә калдырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологларының Әлмәт шәһәрендә тимер ватыгы җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче бер җитештерү базасы территориясендә табигатьне саклау законы таләпләрен санга сукмауны ачыклауларын искә төшерик. 1600 кв.м мәйданда нефть продуктлары белән пычранган кара һәм төсле металл калдыклары урнаштырылганлыгы билгеләнгән. Шулай ук яңгыр-кар суларын җыю системасы булдырылмаганлыктан, нефтьле суларның шәһәр күленә агып торучы исемсез чишмәгә эләгүе мәгълүм булган.
Бу закон бозуларның һәммәсе җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү аркасында килеп чыккан.
Татарстан Республикасы Югары суды экологларның эш-гамәлләрен хуплаган. Хәзер предприятиегә 400 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте