Бүген Займище бистәсе тирәсендә Идел бозында балыкларны һава җитмәүдән коткару өчен йөздән артыграк чокыр ясаганнар

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Су объектлары – экологларның даими контрольлегендә. Иделдә, тәгаенләп әйтсәк, республиканың Яшел Үзән районы Займище бистәсе тирәсендә боз өстендә балыкларны үлемнән коткару буенча табигатьне саклау акциясенең чираттагысы үткәрелгән. Акциядә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе, ТР буенча ГТХ идарәсе, “Росрыболовство” Урта Идел территориаль идарәсенең ТР буенча бүлеге инспекторлары катнашкан.

 “Су объектында кислородның җитенкерәмәве 2016 елда балыкларның күпләп үлү сәбәбенә әйләнде. Мондый хәлләргә башка юл куймау максатыннан, биредә аэрация акцияләре даими үткәрелеп килә. Бүген, бергәләшеп, 100дән артыграк чокыр тиштек”, – ди  Үзәк территориаль идарә инспекторы Рүзил Сибгатуллин.

Кыш башыннан бирле Харовое, Югары һәм Урта Кабан күлләрендә суны кислород белән баету чаралары үткәрелгән. Балыклар хәлен җиңеләйтү өчен боз өстендә барлыгы  300ләп чокыр ясалган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International