5841 м3 мәйданда гомумтаралган файдалы казылма чыгарылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Алабуга районында легаль булмаган карьерга юлыккан. Экологлар Поспелово авыл җирлеге территориясен тикшергәндә, кызыл балчык чыгарып яткан экскаваторны күреп алган. Карьер мәйданының чама белән 1300 м2 тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.
“Ачыкланган факт “Җир асты биләмәләре турында” Россия Федерациясе Законының 11 статьясын бозу булып тора”, – ди инспекторлар. Бу җәһәттән Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча административ тикшерү алып барыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте