Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының “Ачыш” XXIV муниципаль фәнни-гамәли конференциясе булып узды. 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелүче чарага 5-11 сыйныфларда укучы 200дән артыграк бала җыелды. Алар 16 секциядә үзләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды, конференция кысаларында экология темасына 11 проект эше тәкъдим ителде.
Мәктәпнең экологик торышы, шәһәр мохите шартларында газоннарның торышы һәм составы, микроскоптан гына күреп булган микромицет гөмбәсе үзенчәлекләре, дару үләннәренең файдалы үзенчәлекләре һәм аларны кышка әзерләү кагыйдәләре – укучылар тикшеренүләренең тулы булмаган исемлеге генә әле бу. Укучыларның хезмәтләрен абруйлы жюри бәяләде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Марат Узаков та жюри составында иде. “Фәнни-тикшеренү эше балага бу тормышта үзенең нәрсәгә сәләтле булуын аңлауга һәм мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итә. Экологияне өйрәнү, үз чиратында, укучыларда әйләнә-тирә мохиткә киңрәк караш тәрбияләү мөмкинлеге бирә. Табигатьтән файдалану һәм табигатьне саклау нигезләре буенча аң-белемнәрне популярлаштыру, конференциядә катнашучыларның яшьтәшләрен дә шуларга өйрәтү бик мөһим дип исәплим”, – дип билгеләп үтте дәүләт инспекторы.
Конференциядә җиңүчеләргә экология һәм химия секциясе кысаларында Республика Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дипломнары, призлар тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте