Татарстанда бензин парларын тотып калу технологиясенә күчү дәвам итә

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Ягулык салу комплексы объектларында экологик иминлекне арттыру һәм ресурсларны саклау эшен көчәйтү максатыннан, республиканың барлык ягулык салу станцияләре мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән тәэмин ителергә тиеш. 2020 елга кадәр экологик технологияләргә этаплап күчү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә хәл ителә. Икенче этап кысаларында агымдагы елда  77 АЗС бу җәһәттән кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш. Бүгенгә исә  59ында бу эш хәл итеп куелган да инде.

Мәсәлән,  220нче ягулык салу станциясендә (Тәтеш шәһәре) һәм  285нче АЗСта (Буа шәһәре) ягулык парларын тотып калу һәм  рекуперацияләү ягулык салу станцияләренең эшли башлау мизгеленнән үк башланып киткән. Идел аръягы төбәгендәге тагын 2 станциядә – Тәтеш шәһәрендәге “Факел” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте АЗСында һәм Апас районындагы  186нчы АЗСта да бу эшләр башкарылган.

Ягулык салу станцияләрен җиһазлау төп ике юл нигезендә хәл ителә: беренчесе – аларны мотор ягулыгы парларын тотып калу һәм рекуперацияләү системалары белән тәэмин итү, икенчесе – алга таба парларны озату һәм нефтебазаларда  рекуперацияләү өчен, бензин парларын җыеп калу нигезендә, нефть продуктларын резервуарлардан һәм ягулык өләшү колонкаларыннан бензин ташу машиналарына агызуның ябык системасын гамәлгә кертү. Бу юнәлештә башкарыла торган эшләр ягулык салу комплексы объектларыннан атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләрне елдан-ел күбрәк киметү мөмкинлеге бирә. Бер ягулык салу станциясен экологияне саклап максатыннан тиешле җиһаз белән тәэмин итү елына уртача 9,8 т зарарлы матдәне һавага чыгармыйча калуга ярдәм итә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International