ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 409 мөрәҗәгать кергән. Шуның егермесе – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 89  мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 116 хәбәрне карап тикшергән.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт, халыкны чүпне аерып җыярга өйрәтү – бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әнә шушы һәм башка мәсьәләләр каралды. Биредә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эко-технологияләрне гамәлгә кертүче коммерцияле оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Татарстанда эшкә яраксыз химик ток чыганакларын җыю буенча күпме пункт ачылачак һәм алар кайда урнаштырылачак? Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгән эшлекле киңәшмә кысаларында әнә шушы һәм республикабызда яраксызга чыккан батареяләрне аерып җыю, туплауның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру ягыннан башка мәсьәләләр каралды.

Туып үскән якның табигате белән танышу, тыюлыклар буенча экскурсияләр, экологлар белән очрашулар һәм тарафдарларың белән танышу. Яшь активистларны “Яшь натуралист” фестивалендә әнә шулар көтә. Фестиваль 15-17 март көннәрендә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында (Биектау районы, Крутушка бистәсе) уздырыла.

2019 елның 25-26 март көннәрендә Мәскәүдә “Экология” X Халыкара форумы үткәрелә. Форум Россияне экологик яктан үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә багышланып, “Экология” илкүләм проектының барлык тематик юнәлешләре буенча дискуссион чаралар комплексын үз эченә ала.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтүнең территориаль системасы ничек эшли, “Экология” илкүләм проекты буенча төбәктә нәрсәләр планлаштырылган һәм үсеп килүче буынны экологик яктан тәрбияләү буенча нинди эшләр алып барыла?

Пластиктан баш тарту бик әйбәт анысы, тик менә дөнья икенче чиккә ташланмасмы – кәгазьне, димәк, агачны, яшеллекне кирәгеннән артык дәрәҗәдә куллана башламасмы?


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы анда: “Кешеләребез экологик иминлек мәсьәләләренә карата торган саен зуррак таләпләр куя”, – дип билгеләп үтте.

Үзләренең территориясен чистартканнар, шул ук вакытта иҗтимагый территорияне пычратып куйганнар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәре буенча рейд үткәрү барышында производство базасы территориясен чистартканнан соң хасил булган кар өеменә юлыккан.

Бүген  мәктәп укучыларының А.М.Терентьев исемендәге XХV Идел буе фәнни-экологик конференциясенә Татарстаннан, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 150дән артыграк укучы җыелды. Биредә балалар агроэкология, тау, сәнәгать һәм химия экологиясе, биоиндикация һәм биомониторинг өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре белән уртаклашу мөмкинлеге алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International