Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында фәнни-техник совет утырышы үткәрелде

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә фәнни-техник совет утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә Казан шәһәрендә ләмле кырларны яңарту мәсьәләсе чыгарылды. “Чара Иделне савыктыру программасына кертелгән. Ләмле кырлар буенча республикабыз Россия Федерациясе буенча пилот проект буларак бара. Тәҗрибәбезне алга таба башка субъектларга да тәкъдим итү максаты өчен кирәк бу, – дип билгеләп үтте министр. – Проектны тормышка ашыруга керешкәнче, киң колачлы эшләр башкарырга туры киләчәк, бүгенгә безгә җирләрне яңартуның максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле технологиясен сайлап алырга кирәк”. Фәнни җәмгыять утырышында “Ресурсларны яңарту технологиясе үзәге” ҖЧҖ проекты җитәкчесе Сергей Макаров һәм “НПО Кинематика” ҖЧҖ директоры Сергей Угловский эшләрне башкару буенча тәкъдимнәре белән таныштырды. Моннан тыш фәнни-техник совет утырышы барышында терлекчелек калдыкларын зарарсызландыру мәсьәләләре каралды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International