Әлмәт районы Колшәриф авылы янында нефть продуктларыннан мөлдерәп торган чокыр табылган. Пычранган участокка тикшерүне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы белгечләре белән берлектә үткәргән.
Биредә, магистраль нефтьүткәргечнең 16 нчы чакрымында, торбадагы кимчелекләрне юкка чыгару эшләре башкарылган икән. Торбадан агызып алынган нефть продуктларын вакытлыча саклау өчен әнә шул чокырдан файдаланылган. Әмма чокыр гидроизоляция материаллары белән эшләнелмәгән һәм нефть продуктларының читкә агуына киртә салырдай туфрак өеме белән дә әйләндереп алынмаган. Моннан тыш чокырдагы сыекчаның тирәнлеге проектта күздә тотылган күрсәткечтән артып, 3,75 м тәшкил иткән.
“Нефть продуктларының Дала Зәе елгасына коючы исемсез чишмәнең су саклау зонасына агып чыгуына юл куелган. Казылган чокырның мәйданы 165 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре хлоридлар һәм нефть продуктлары булу-булмавын ачыклау өчен туфрактан пробалар алды: нефть продуктлары микъдарының рөхсәт ителгәннән 6,2 тапкыр, хлоридлар микъдарының – 5,4 тапкыр артыграк булуы ачыкланды”, – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре.
Эш материалларының барысы да, тиешле прокурор чаралары күрү өчен, Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына җибәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте