Татарстанда “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” проектын тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

 Яшьләребез яңа планнарын тормышка ашыру өчен бик кулай чорга аяк басты. Аларның бер йодрыкка берләшү теләге экологик проектларның торган саен күбрәк пәйда булуында да чагылыш таба. Мондый проектлар ярдәмендә экологик яктан агарту максатына ирешү юлындагы эшчәнлекне бик уңышлы төстә гамәли эшчәнлек белән берлектә алып барырга була. “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” проекты үз дигәннәренә ирешүгә омтылучы, үз төбәге өчен мөһим социаль-икътисади проектларны эшләү һәм тормышка ашырырга әзер торучы актив, кыю, сәләтле лидерлар командаларын булдыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Үзләре яши торган территорияләрне үстерү белән кызыксынучы 14тән 17 яшькә кадәрге балалардан торган командалар тьютор һәм остазлары җитәкчелегендә индивидуаль белемгә һәм һөнәргә өйрәтү форматында махсус укыту-өйрәтү программалары аша уза.

Татарстан Республикасында проектта 105 егет-кыз, 19 тьютор һәм 13 остаз катнаша. Хәзерге вакытта балалар үзләренең проектларын эшләп җиткерү өстендә эшли, остазлары белән очраша һәм министрлыкларда стажировкалар уза.

Бүген яшь активистлар Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булып кайтты. Биредә алар табигый, эчәр суга, ташландык сулар, явым-төшем, кар катламы, атмосфера һавасы һәм сәнәгать газлары, сәнәгатьнең зарарлы матдәләренә һ.б. аналитик контрольлек үткәрелә торган лабораториядә булды.

Казан шәһәренең “Солнце” мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Адилә Зиннәтуллина мәктәп укучылары арасында экология белемнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «ЭкоХ» проекты: ярышлар, квестлар, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уеннар проекты турында сөйләде.

Бүгенге очрашуның балаларга файдалы белемнәр үзләштерүгә һәм алга таба үзләренең проектларын уңышлы төстә тормышка ашыруга ярдәм итәсенә өметләнеп калабыз.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International