Табигатьтән файдаланучылар игътибарына: экологик хисап тапшыру буенча яңа таләпләр турында исегезгә төшерәбез

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан,  “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” № 89-ФЗ Федераль закон нигезләмәләре буенча, табигатьтән файдаланучыларны кече, урта, зур эшкуарлык субъектларына бүлү юкка чыгарылды.  Шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан калдыклар хасил итү, аларны утильләштерү, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисап (МСП хисабы) тапшыру таләбе дә үз көчен җуйды.

2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән № 219-ФЗ Закон нигезләмәләре буенча, табигатьтән файдаланучыларга карата таләпләр күләме әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектлар (ОНВОС объектлары) категориясенә бәйле:

- I категория – әйләнә-тирә мохиткә зур дәрәҗәдә тискәре йогынты ясаучы һәм иң яхшы кулай технологияләр куллану өлкәсенә керүче объектлар.

Комплекслы экологик карарларга ия булу; калдыклар хасил итү нормативлары һәм аларны урнаштыру лимитлары проектына (алга таба – ПНООЛР) ия булу; рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгару нормативларының, рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләр чыгарып алу нормативларының исәп-хисапларын үтәү; җитештерүдә экологик контрольлек программасына ия булу; җитештерүдә экологик контрольлекне оештыру һәм аны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында хисап тапшыру; рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгаруның нормативларын, рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләр чыгарып алу нормативларын үтәү мөмкинлеге булмаган очракта эшләнелә торган экологик нәтиҗәне яхшырту программасына ия булу; экологик нәтиҗәне яхшырту программасын үтәү турында хисап тапшыру. Хисап “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсенә тапшырыла.

- II категория – уртача дәрәҗәдә тискәре йогынты ясаучы объектлар.

Әйләнә-тирә мохиткә йогынты турында декларация тапшыру; ПНООЛР проектына ия булу; рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгару нормативларының, рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләр чыгарып алу нормативларының исәп-хисапларын үтәү; җитештерүдә экологик контрольлек программасына ия булу; җитештерүдә экологик контрольлекне оештыру һәм аны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында хисап тапшыру; рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгаруның нормативларын, рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләрне чыгарып алу нормативларын үтәү мөмкинлеге булмаган очракта эшләнелә торган әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар планына ия булу; әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар планын үтәү турында хисап тапшыру; вакытлыча рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгаруга, вакытлыча рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләр чыгарып алуга рөхсәт (һавага зарарлы матдәләр чыгару нормативларын, зарарлы матдәләр чыгарып алу нормативларын үтәү мөмкин булмаган очракта). Федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә караган объектлар  – “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсенә, төбәк дәрәҗәсендәге объектлар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына хисап тапшыра.

- III категория – аз дәрәҗәдә тискәре йогынты ясаучы объектлар.

Калдыклар хасил итү, алардан файдалану, аларны зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисап тапшыру; рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгару нормативларының, рөхсәт ителгән күләмдә радиоактив, югары дәрәҗәдә агулы матдәләр, канцероген, мутаген үзенчәлекләргә ия булган матдәләрне (I, II класс хәвефлелектәге матдәләр) чыгарып алу нормативларының исәп-хисапларын үтәү; атмосфера һавасына зарарлы (пычрак) матдәләр чыгару турында хәбәр бирү тәртибендә хисап тапшыру; җитештерүдә экологик контрольлекне оештыру һәм аны тормышка ашыруның нәтиҗәләре турында хисап тапшыру; рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгаруның нормативларын, рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләрне чыгарып алу нормативларын үтәү мөмкинлеге булмаган очракта эшләнелә торган әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар планын үтәү турында хисап тапшыру; вакытлыча рөхсәт ителгән күләмдә һавага зарарлы матдәләр чыгаруга, вакытлыча рөхсәт ителгән күләмдә зарарлы матдәләр чыгарып алуга рөхсәт (һавага зарарлы матдәләр чыгару нормативларын, зарарлы матдәләр чыгарып алу нормативларын үтәү мөмкин булмаган очракта). III категориягә керүче объектлар тарафыннан тапшырыла торган калдыклар хасил итү, алардан файдалану, аларны зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисап формасы, шулай ук мондый хисапны тапшыру һәм тапшыруга контрольлек итү тәртибе шушы араларда Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан расланачак.

- IV категория – бик аз дәрәҗәдә тискәре йогынты ясаучы объектлар.

2019 елның 1 гыйнварыннан норматив-рөхсәт документларын эшләүдән һәм хисап тапшыру зарурилыгыннан азат ителделәр. Шулай ук 2019 елдан башлап IV категориягә керүче объектларга карата планлы тикшерүләр үткәрелми.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International