Планетабызның язмышы безнең һәркайсыбызның экологик яктан ни дәрәҗәдә аңлы-белемле булуыбызга бәйле, дигән фикердә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре.
Сабый биләүсәдән бу дөньяны танып белә башлый. Балага әйләнә-тирә мохитебезне өйрәтү белән бергә, аның, бәллүр савыт кебек, бик тиз “уалучан” булуын аңлату, табигатьне сакларга һәм якларга өйрәтү, нинди гамәлләребезнең төзәтеп булмаслык зыян салуын аңлату кирәк.
Табигать һәрвакыт үзенең сафлыгы һәм күркәмлеге белән үзенә җәлеп итә, ә инде аның белән аралашу безне әйләнә-тирә мохиткә карата игътибарлырак булырга өйрәтә. Азнакай районында “Күгәрченнәр белән кызык һәм мавыктыргыч аралашу” проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай интернат-мәктәбендә һәм шундый ук балалар өчен Актүбә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә чираттагы дәрес үткәрелде. Әлеге проектның Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырылып килүен искәртеп үтәргә кирәк.
4 112 проба алынган, 20 733 анализ үткәрелгән. Аппарат киңәшмәсе кысаларында Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе башлыгы Хадичә Сафиуллина әйләнә-тирә мохит объектларыннан алынган пробаларны тикшерүләр турында сөйләде.
2019 елның 22 мартына кадәр “Яшел дөнья - 2019” социаль-экологик рекламасының II төбәк бәйгесендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Чара “Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте тәкъдиме белән, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары үзәге ярдәме нигезендә үткәрелә.
Табигатьне саклау законнарын бозуның шаһитына әйләнгән тәкъдирдә, бу хакта Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә шалтыратырга мөмкин булуын беләсезме икән? Моның өчен элемтә каналлары да булдырылган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәре 76нчы гимназиясендә укучылар белән әңгәмәсендә әйләнә-тирә мохитне бәяләү системасында экоаналитик контрольлекнең әһәмияте турында сөйләде. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре укучыларны судан, һава һәм туфрактан пробалар алу һәм аларга анализ ясау процессы белән таныштыру максатыннан экскурсия уздырды.
Бүген Татарстанда “Экологик белемнәр ае” старт алды. Чараны “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте оештырды. Проектның әһәмияте республикабызның әйләнә-тирә мохите өчен көн кадагына суга торган күп кенә мәсьәләләргә бәйле.