Җирнең киләчәге үзебездән тора. Азнакай шәһәрендә экологик тәрбия дәресе булып узды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Җиребезнең язмышына карата балаларда кызыксыну тудыру. Азнакай шәһәренең “Гнездышко” балалар бакчасында әнә шундый максатны күздә тоткан экологик чара үткәрелде. Дәрес кысаларында экологлар балаларга планетабыз, анда яшәүче бихисап җан ияләре, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл карашның зарурилыгы турында кызыклы бик күп мәгълүматлар ирештерде. Нәниләр, уен рәвешендә, урмандагы агачларга җимлекләр асып, кошларга җим салды. Аннан килеп, кемнәрдер ял иткәннән соң пычранып калган урманны тәртипкә салырга булышты. Алар, имештер, юньсез кешеләр ташлап калдырган чүпне, өзелгән чәчәкләрне җыйды, кырмыска оясын торгызды. Сабыйлар шулай ук төбәгебездә кышлаучы кошлар сурәтләнгән аппликацияләр төзеде.

 “Экологик дәресләр балаларның күңеленә бик тә хуш килә, нәниләр аларны һәрвакыт көтеп ала. Экологик дәресләрне әнә шулай бик кызыклы һәм иҗади үткәрү сабыйларга үзләштерелгән белемнәрен табигатькә ярдәм йөзеннән көндәлек тормышта куллану мөмкинлеге бирә һәм аларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте мәктәпкәчә учреждение педагогы.

Балалар бакчасында мондый экодәресләр даими үткәрелеп килә. Шулай кирәк тә, чөнки табигать турында кайгыртырга өйрәтү дигән сүз бит бу!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International