Буада педагоглар өчен экологик белем бирү буенча семинар узды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Әйләнә-тирә мохиткә карата аңлы, сакчыл мөнәсәбәт бер көндә генә булдырылмый, әлеге процесс кешенең бөтен гомере буе дәвам итә. Әмма шәхес буларак формалашуга нигез салыну елларында – сабый чагында бу аеруча көчле була.

Шуны истә тотып, Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында “Экологик күпер: проблемалар һәм аларны хәл кылу формалары” дигән Республика семинары булып узды. Семинарда республикабызның Идел аръягы мәктәпкәчә учреждениеләре тәрбиячеләре, Идел аръягы территориаль идарәсе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Чиста булачак” Яшьләр экологик үзәге һәм “Эко-мәктәпләр/Яшел флаг” Халыкара программасының Мәгълүмат-методик үзәге вәкилләре катнашты.

Семинар мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында тәҗрибә алышуга юнәлдерелеп, беренче чиратта гамәли булды. “Чиста булачак” активистлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре сабыйлар өчен экологик дәресләр үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде, игътибар таләп иткән экологик мәсьәләләргә тукталды.

Чара кысаларында интернет аша үткәрелгән зона бәйгесенә йомгак ясалды, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларда экологик культура формалаштыру этаплары һәм берлектә эшләү формалары буенча фикер алышу булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International