“Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында катнашуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, “Гринлайт” Халыкара экологик җәмгыяте оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең экологик культурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә тормышта кулланып була торган проектларны һәм идеяләрне ачыклау максатыннан, “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында катнашуга гаризалар кабул итә.

Проектның максаты – түбәндәге максатлар юнәлешендә тормышка ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыру:

- төрле максатчан төркемнәргә мәгълүмат бирү, белем бирү һәм агарту юлы белән экологик культураны һәм экологиягә карашны үстерү;

- әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын яхшырту аша халыкның сәламәтлеген тергезү һәм ныгыту;

- әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне эшләп гамәлгә кертү.

- Чара түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Сәнәгатьтә һәм энергетикада экологик культура;

- Экологик тәрбия һәм агарту;
- Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм экологик культура;
- Экологик белем бирү;
- Табигый комплексларны һәм биотөрлелекне саклау;
- Экологик культураны үстерүгә юнәлдерелгән социаль инициативалар;
- Сәламәтлек экологиясе.
Чарада Россия һәм чит илләрнең предприятиеләре, оешмалары (оештыру-хокук формасына бәйсез рәвештә), авторлар коллективлары, дәүләт органнары вәкилләре, иҗтимагый эшлеклеләр һәм куелган максатларга ирешүгә юнәлдерелгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне тәкъдим итүдә һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнашкан затлар тарафыннан игълан ителгән проектлар катнашырга мөмкин. Проектта катнашуга заявкалар 2019 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү 5 июнь көнне Мәскәүдә Экология көненә багышланган тантаналы чаралар кысаларында үткәреләчәк. Конкурс нигезләмәсе һәм анда катнашу кагыйдәләре турында өстәмә мәгълүматлар белән В.И.Вернадский исемендәге фондның интернет-сайтында танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International