“Табигать – безнең йортыбыз”. Түбән Камада экология дәресе булып узды

2019 елның 1 марты, җомга

Үсеп килүче буында экологиягә карата сакчыл караш тәрбияләү – зурларның иң мөһим бурычларыннан берсе. Экологик чаралар укучыларга табигатьнең иң якын дуслары булуга, үзләренең белемнәрен һәм көчләрен хайваннар, үсемлекләр турында кайгыртуга юнәлдерүгә ярдәм итә. Шуны истә тотып, Түбән Кама шәһәре 7нче мәктәбендә экология дәресе булып узды.  “Тирә-юнегезгә күз салыгыз әле: бүлмә гөлләре, су, һава, кояш нурлары – болар барысы да табигать бит. Без аларсыз яши алабызмы? Юк! Гәрчә кеше йортлар, шәһәрләр төзеп куйса да, барыбер табигатькә кул-аягы белән бәйләнгән һәм аннан башка яши дә алмый, чөнки ул үзе – табигатьнең бер өлеше. Шулай икән, димәк, кеше әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аны яратырга, законнарын ихтирам итәргә тиеш”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгече.

Экологик дәресе кысаларында балалар белән су һәм энергияне сак тоту, калдыкларны аерып җыю темалары буенча фикер алышу булды, табигатьтәге баланс турында видеоролик күрсәтелде, табигатьне саклау темасына плакат эшләнде. Укучылар шулай ук интеллектуаль тематик уенда катнашты, экологик табышмаклар чиште. Гомумән, экология дәресе бик эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы килеп чыкты.  

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International