Казанның 146 нчы мәктәбе укучылары пластмассадан эшләнгән 175 килограмм капкачны эшкәртүгә тапшырды. Әлеге уку йортында 1 февральдән 25 февральгә кадәр үткәрелгән “Игелеклелек капкачы” дигән табигатьне саклау акциясе табигатьне саклауга гына түгел, үсеш үзенчәлекләренә ия булучы балаларга ярдәм итүгә дә юнәлдерелгән ид. Чара “Беренче адым” хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.
“Балалар бер ай дәвамында сөт, су, хушбуй савытлары һәм хәтта майонез банкалары капкачларын җыйды. Бу материал алга таба төсе, чыгышы буенча сортларга аерылып, эшкәртүгә тапшырылачак. Икенчел чимал тапшырудан кергән акча хәйрия фондына җибәреләчәк”, – ди фонд җитәкчесе Лилия Пинегина.
146 нчы мәктәп укучыларының моңарчы да пластмассаны эшкәртүгә җыю акцияләрендә катнашканлыгын искәртеп үтәргә кирәк. Узган елда алар 7 нче гимназия һәм 171 нче мәктәп укучылары белән берлектә 58 кг капкач җыйган. “Безнең өчен балаларны яшьтән үк табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү мөһим. Чөнки күпләребез кыйммәтле чималны ике дә уйлап тормастан чүп чиләгенә тондыра. Мондый чараларда катнашу балаларда экологик аң һәм чүпне аерып җыю күнекмәләрен булдыруга ярдәм итә”, – дигән фикердә мәктәп педагогы Анна Карпова.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте