Әлмәт районының 100дән артыграк мәгариф учреждениесе кышын кошларны ашату акциясенә кушылды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында 4 меңнән артыграк бала суык чорда кошларны ашату акцияләрендә катнашты. Балалар педагоглар, экологлар, ата-аналары җитәкчелегендә кошлар өчен кышкы “ашханә”ләр булдыра, канатлы дусларның гадәтләрен өйрәнә. “Кыш – алар өчен бик кырыс чор. Көчле суыклар һәм бураннар кошкайларның тормышын нык авырайта: азык аз, барысы да кар астында калган.  Шуңа күрә без аларга кышкы суыкларны  кичерергә ярдәм итәргә тиешбез”, – ди балалар.

Бүген җимлекләр әзерләү акцияләрендә Әлмәт районының 60тан артыграк балалар бакчасы һәм 40 мәктәп катнашты. Әлеге чаралар балаларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүгә, аларда экологик аң булдыруга һәм әйләнә-тирә мохит турында яңа белемнәр үзләштерүгә ярдәм итә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International