ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә ике металл базасы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә закон бозуларга тап булган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2020 елда Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак. Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Анатолий Абакумов әйтүенчә, әлеге объектны төзү зарурилыгы халык саны үсүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары өчен гавами чара узды.

Һади Такташ урамындагы иске гаражлар территориясендә чүплек калкып чыккан.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Республиканың 21 районыннан  – 85 балалар һәвәскәр берләшмәсе. Бүген Азнакай шәһәрендә  “Җир сулышы” VI Республика балалар һәвәскәр берләшмәләре бәйгесенә йомгак ясалды.

Буада М.М.Вахитов исемендәге гимназиядә узган экологик дәрес кысаларында суның уникаль үзенчәлекләре һәм аның планетадагы бөтен тереклек өчен әһәмияте турында сүз барды.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казанда “Лукойл” гавами акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасында үткәрелгән Х Социаль һәм мәдәни проектлары конкурсына йомгак ясалды.

Чаллы шәһәре 54 нче гимназиясенең сигезенче сыйныф укучылары Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булып киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International