Закон бозучыга Кама елгасында гомумтаралган файдалы казылма чыгарганда ГЛОНАСС системасын сүндереп куйган өчен 500 мең сумлык штраф яный

2019 елның 27 сентябре, җомга

Балык Бистәсе районында Кама елгасында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруның мәҗбүри шартын бозу ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган уртак рейд барышында “Портовый-4” земснарядының ГЛОНАСС спутник навигациясе системасына тоташтырылмаганлыгын билгеләгән.

Юридик һәм физик затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны бозып, җир асты байлыкларыннан файдалану”) буенча административ беркетмәләр төзелгән. Предприятиегә 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International