Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10469 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 6352се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 1059 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 1440 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 1618 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:
- (843)267-68-67 телефоны аша;
- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;
- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша, +79872169779 номерын җыеп;
- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр итеп;
- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.