Яңгыр сулары белән бергә нефть продуктлары калдыклары да агып төшкән. Әлмәттә суларны локаль чистарту системасын булдырмау туфракны пычратуга китергән

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә җирле рельефка ташландык суларның эләгүен ачыклаган. Бер металл базасы территориясеннән ташландык суларны агызу торбасы сузылганлыгы билгеләнгән.

Экологлар алынган пробаларга анализ ясау нәтиҗәләре буенча туфракта нефть продуктлары микъдарының тиешледән артып китүен теркәгән. Предприятие Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International