Чаллыда рөхсәтсез чүплек табылган

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Чаллы шәһәрендә калдыкларны тиешсез урынга урнаштыру турында хәбәр кергән.

Экологлар шундук мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән урынга юл тоткан. Табигатьне саклау законын бозу факты, чыннан да, расланган.  36 кв.м мәйданда төзелеш кирпече ватыкларын законсыз өеп кую ачыкланган.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук  закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә чыгарылган. Хәзерге вакытта гаепле затка 40 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International