Тукай районында “Чиста уеннар” кысаларында 2 тоннадан артыграк калдык җыйганнар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Тукай районында үткәрелгән  “Чиста уеннар”да катнашучылар 2034,68 кг калдык җыйганнар. Калдыкларны аерып җыю буенча ярышлар Бәтке авылының үзәк пляжы яр буенда узган. Заманча квестта 100дән артыграк кеше катнашкан. Болар – мәктәпләр укучылары һәм аларның әти-әниләре, студентлар, педагоглар. Калдыкларның һәрбер төре өчен аерым бер уен баллары бирелгән. Чарада нәтиҗәсендә барлыгы 248 капчык чүп җыелган. Шуның 465 килограммы –шиннар, 153 киограммы – эре чүп.

Уен тәмамланганнан соң 49 капчык пыяла, 53 капчык пластик һәм 38 капчык тимер-томыр алга таба эшкәртүгә җибәрелгән. Квестта катнашучылар тирә-юньне җыештырып кына калмыйча, чәй белән сыйланып, истәлекле бүләкләргә дә ия булганнар әле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International