Чаллыда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт дәресе узды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре мәктәп укучыларында табигатькә карата сакчыл, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, “А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей” да укучылар өчен экология дәресе уздырды. Әңгәмә барышында экоактивистлар балаларга көнкүрештәге гадәтләрнең планетабыз иминлегенә һәм анда яшәүчеләргә ни рәвешле йогынты ясавын аңлатты. Шулай итеп, кече сыйныф укучылары экологик гадәтләрнең ни икәнлегенә төшенде, чүпне мөстәкыйль аерып җыю күнекмәләренә өйрәнде.  Малай-кызлар шулай ук төрле интерактив уеннарда катнашып, табигать турында күзәтүләре белән дәррәү килеп уртаклашты.

Дәрес азагында укучылар китаплар өчен экологик “кыстыргыч” та әмәлләп куйды әле. Кыскасы, дәрес бик җанлы төстә узды, балалар әйләнә-тирә табигый мохиттә үзләренә моңарчы мәгълүм булмаган күп нәрсәләрне ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International