Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Uros ИТ-компаниясе җитәкчелеге белән очрашкан. Бу хакта республика җитәкчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Uros, бик зур телекоммуникацион чишелешләр компаниясе буларак, сәнәгать, табигатьтән файдалану өлкәләрендә, “акыллы шәһәр”не үстерүдә кулланыла торган технологияләр һәм башка сервислар эшли. Республиканың да компания белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Әле менә быелның июнь аенда гына Хельсинкида Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән фин компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелган иде.
“Uros – санлаштыру өлкәсендә иң алга киткән компанияләрнең берсе. Сез күп кенә илләрдә эшләп киләсез. Контрольлек системалары, “акыллы” яктырту һәм җылылык бирү, мәгариф юнәлешләре һәм башка өлкәләрдә тәкъдимнәрегез бар. Компаниягезнең “Иннополис” махсус икътисади зонасы резиденты сыйфатында эшләп китү мөмкинлеген күрәбез. Без, күп кенә халыкара проектларда эш тәҗрибәсе туплавыгыздан чыгып, хезмәттәшлекне үстерүгә әзербез”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда катнашучылар уртак проектларны тормышка ашыру перспективалары буенча фикер алышкан. Аерым алганда, Татарстанда су бүлү системасында су сыйфатын контрольдә тоту системаларын гамәлгә кертү мөмкинлеге каралган. Оператор Uros системалары ярдәмендә реаль вакыт режимында суның гомуми химик анализында теге яки бу тайпылышларны ачыклап, кичекмәстән чаралар күрә алачак икән.
Очрашу азагында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Uros компаниясе президенты Пекка Пуолакки Татарстан Хөкүмәте белән Uros компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйган.
Узган атнада фин компаниясенең “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесендә “пилот” рәвешендә ташландык суларны автоматлаштырылган рәвештә контрольлектә тоту өчен датчик урнаштырганлыгын искә төшерик.