Экологлар Яшел Үзән районында законсыз карьерга тап булган

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында гомумтаралган файдалы казылмаларны (кызыл балчык) күпләп чыгару очрагы ачыкланган. Табигатьне саклау законын бозуны, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясенең дәүләт инспекторлары теркәгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге җир асты биләмәсе беркемгә дә файдалануга тапшырылмаган.

Хәзерге вакытта экологлар административ тикшерү алып бара. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, закон бозучыга 800 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш экологлар җир асты биләмәсенә китерелгән зыянны да исәпли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International