“Туып үскән ягыбыз экологиясе” дигән республика фотохезмәтләр бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашуга үзләренең үзенчәлекле тематик фотосурәтләрен тапшырган Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм өлкән сыйныфлар укучылары чакырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә җирле рельефка ташландык суларның эләгүен ачыклаган. Бер металл базасы территориясеннән ташландык суларны агызу торбасы сузылганлыгы билгеләнгән.
Тукай районында үткәрелгән “Чиста уеннар”да катнашучылар 2034,68 кг калдык җыйганнар. Калдыкларны аерып җыю буенча ярышлар Бәтке авылының үзәк пляжы яр буенда узган.
Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында гомумтаралган файдалы казылмаларны (кызыл балчык) күпләп чыгару очрагы ачыкланган. Табигатьне саклау законын бозуны, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясенең дәүләт инспекторлары теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Чаллы шәһәрендә калдыкларны тиешсез урынга урнаштыру турында хәбәр кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре мәктәп укучыларында табигатькә карата сакчыл, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, “А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей” да укучылар өчен экология дәресе уздырды.
2019 елның 16-18 октябрендә “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте Әлмәт дәүләт нефть институты белән берлектә Әлмәт шәһәрендә “Фән һәм Инновацияләр” дигән II Халыкара форум оештыра.
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Uros ИТ-компаниясе җитәкчелеге белән очрашкан. Бу хакта республика җитәкчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10469 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 6352се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Балык Бистәсе районында Кама елгасында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруның мәҗбүри шартын бозу ачыкланган.