Татарстан студентлары һәм мәктәп укучылары “Туып үскән ягыбыз экологиясе” дигән фотохезмәтләр бәйгесендә катнашуга чакырыла

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

“Туып үскән ягыбыз экологиясе” дигән республика фотохезмәтләр бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашуга үзләренең  үзенчәлекле тематик фотосурәтләрен тапшырган  Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм өлкән сыйныфлар укучылары чакырыла.

 Түбәндәге номинацияләр буенча барлык фотохезмәтләр 2019 елның 31 октябренә кадәр электрон почтага (ecophotokonkyrsrt@mail.ru) җибәрелә:

- “Табигать һәм Мин”;

- “Туып үскән төбәгебезнең табигате”;

- “Табигать белән гармониядә”.

Һәр номинация буенча берәр фотосурәт җибәрергә мөмкин. Бәйгедә катнашу шартлары белән тәфсилләбрәк Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

“Туган ягыбыз экологиясе” дигән республика студентлар һәм мәктәп укучылары фотоконкурсы Татарстан Республикасының табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү, шулай ук фотосурәт ясау сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Казан (Идел буе) федераль университетының экология һәм табигатьтән файдалану институты.

Конкурска 2019 елның ноябрендә йомгак ясала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International