Әлмәттә “Фән һәм Инновацияләр” II Халыкара форумы узачак

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 16-18 октябрендә “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте Әлмәт дәүләт нефть институты белән берлектә Әлмәт шәһәрендә “Фән һәм Инновацияләр” дигән II Халыкара форум оештыра. Чара кысаларында Сәнәгать, экологик иминлек һәм хезмәтне саклау буенча симпозиум уздыру планлаштырыла. Форумның максаты – Россия Федерациясе һәм чит илләрнең яшь хезмәткәрләрен, студентлар, аспирантлар, яшь галимнәрне ягулык-энергетика һәм машина төзелеше комплексында көн кадагына суга торган бурычларны хәл кылуга һәм технологик чишелешләре табуга җәлеп итү; фән, бизнес, производство һәм мәгарифнең “кулга-кул тотынышып” хезмәттәшлек итүен  тәэмин итү; технологик инновацияләрнең нигезен тәшкил итүче яңа белемнәр алуга кызыксыну тудыру; яшь хезмәткәрләрнең инновацион активлыгын үстерүгә һәм аларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.

Форумның эш йомгакларын игълан итү буенча мәгълүматлар сайтта  (http://www.agni-rt.ru) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International