«Экологик эз»нең нәрсә икәнлеге һәм аны ничек итеп киметү турында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Экологлар 10 номерлы «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик белем бирү чарасы үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Чувашия Республикасының экология министры Әмир Бәдертдинов җитәкчелегендәге делегация булып китте.
ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов бүген матбугат конференциясендә Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының фәнни эшчәнлеге турында сөйләде.
Бүген Ямбулат авыл җирлегендә Советлар Союзы Герое танкчы Семен Коновалов һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар – шушы җирлектә туып-үскәннәр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылды. Гранит плитәләргә 220 исем уеп язылган һәм әлеге исемлек алга таба тагын да тулыландырылачак, чөнки күпләрнең язмышы әлегә кадәр билгеле түгел.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел булу уңаеннан, барлык батырлар-үлгәннәрне искә алу максаты белән, Ямбулат, Кызыльяр һәм Крестовниково авылларыннан чыккан, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мемориаль комплексны тулысынча яңартты һәм Советлар Союзы Герое булган танкчы Семен Коноваловка бюст куйды.
1 апрельдән 4 майга кадәр Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек органнары 3038 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 2 236сы бетерелгән), 1 426 беркетмә төзегән, 1,595 млн.сумлык административ штраф салган.
Апрель ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, Министрлыкның лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Идел буе районына барды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татарстан Республикасы геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белән берлектә, дәүләт йөкләмәсе кысаларында, Биектау районының хуҗалык һәм эчү өчен кулланыла торган су алу скважиналарын тикшерү эшләрен башлады.
Казанлылар Авиатөзелеш районындагы начар ис турында Министрлыкның кайнар линиясенә хәбәр җибәргән. Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итү үзәге бүлеге белгечләре күчмә экологиясе белән академик Павлов ур., 17 йорт адресы буенча урынга чыкты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Ләшәү-Тамак мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары янына күчмә экология лабораториясе белән килде.