Санитария-экология икеайлыгына арадаш йомгак ясалды

2022 елның 6 мае, җомга

1 апрельдән 4 майга кадәр Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек органнары 3038 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 2 236сы бетерелгән), 1 426 беркетмә төзегән, 1,595 млн.сумлык административ штраф салган.

Рөхсәтсез ташланган калдыкларның 1 661 урыны ачыкланган, аларның 1 334е (80,3%) бетерелгән.

Ачыкланган хокук бозулар турындагы мәгълүмат барлык элемтә каналлары аша Республиканың экология мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлегенә керә. Хәзерге вакытта җәмәгать кабул итү бүлегенә 1 950 хәбәр килгән.

Муниципаль берәмлекләр икеайлыкның башыннан алып, 216 мең куб.м. каты көнкүреш калдыгы чыгарган, территорияләрне чистартуга 357 меңнән артык кеше һәм 7 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, 98 меңнән артык агач һәм куак утыртылган, юллар, тукталыш павильоннары чистартылган.

«ЭКОВЕСНА 2022» бәйгесенең «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясенә йомгак ясалды:

- шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл категориясенә кергән муниципаль районнар арасында

1 урын – Балтач районы

2 урын – Теләче районы

3 урын – Биектау районы

-шәһәр статусына ия муниципаль районнар арасында

1 урын – Буа районы

2 урын – Арча районы

3 урын – Азнакай районы

- шәһәр округы статусына ия муниципаль районнар арасында

1 урын – Чаллы шәһәре

2 урын – Казан шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International