Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, Баулы районының Поповка авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклады. Көнкүреш чүпләре һәм калдыклары мәйданы 250 кв. м җиткән территорияне биләп торган. Чүплекнең күләме 150 куб. м тигез булган.
Арча районының 2 нче номерлы мәктәбендә «Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чараны ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештыра.
Табеев яры буенда «Чиста яр» шәһәр плоггинг-узышы үтте. Чараны «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ һәм «Горзеленхоз» ААҖ ярдәме белән Балалар экология-биология үзәге һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министлыгы оештырды.
Арча шәһәренең 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкияти урман буйлап экскурсия оештырды, анда Урман Феясы барлык файдалы экологик гадәтләрне өйрәтте.
Инспекторлар Әлмәт заводларының берсе территориясендә җирдән законсыз файдалану күренешен кисәтте.
Апрель ахырында Ык буе территориаль идарәсе экологларына Екатериновка авылында яшәүчеләр шикаять белән мөрәҗәгать итте. Алар билгесез затларның химик исле сыеклык агызуы, шулай ук алар тирәсендә җитештерү калдыкларын күмү очраклары күзәтелүен дә әйтте.
Санитария-экология икеайлыгының 1,5 ае эчендә күзәтчелек органнары 3904 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 2 868е бетерелгән), 1 726 беркетмә төзегән, гомуми суммасы 3,902 млн.сумга җиткән административ штраф салган. 2 411 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, шуларның 1 923 (79,8%) бетерелгән.
Экология акциясенең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исеменә 45 миллион агач утырту.
Бүген Федераль су ресуслары агентлыгы Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча чираттагы Ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.
Бүген без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге белгечләре эше турында сөйлибез. Бергә карыйк!