Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Чувашия Республикасының экология министры Әмир Бәдертдинов җитәкчелегендәге делегация булып китте.
Очрашу башында Чувашиядән килгән кунаклар күчмә лаборатория һәм атмосфера һавасы пычрануга автомат контроль станциясе эше белән танышты. Мондый экология постлары, ә алар барлыгы 16, республиканың бөтен территориясендә пычрану фактларын ачыклаганда оператив эш итү өчен кулланыла. Автомат контроль станциясе һәр 20 минут саен 36 төп пычраткыч матдә буенча мәгълүмат бирә.
Кунакларга лаборатория һәм автомат контроль станциясе мөмкинлекләрен күрсәткәннән соң, Министрлыкта тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл узды. Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры ведомство эшендәге һәр юнәлеш турында сөйләде, моңа экология мониторингы, җир асты байлыкларыннан файдалану, экологик белем бирү, күзәтчелек, «Экология» илкүләм проекты кысаларында узган чаралар керә.
«Соңгы 30 ел эчендә Татарстанда тулай төбәк продукты 3 тапкыр артты, ә җитештерү калдыклары күләме 24% ка кимеде. Болар барысы да безнең, ягъни Республика җитәкчелеге, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, сәнәгать предприятиеләре һәм федераль хезмәттәшләребезнең уртак эше», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Кунакларга шулай ук әйләнә-тирәлеккә экология мониторингы ясау системасы турында да сөйләделәр. Система атмосфера һавасы торышына автоматлаштырылган һәм өзлексез мониторинг ясый. Ул билгеле бер территориядә эшләүче барлык пычраткыч матдә чыганакларының атмосфера һавасына тискәре йогынтысын объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.
Атмосфера һавасын саклау эшеннән тыш, Татарстан экологлары суны мониторинглау эшчәнлеге тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. ТР территориясендә пробалар алу буенча 240 мониторинг ноктасы урнаштырылган, алар суның сыйфатын күрсәтә. Кунакларны шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану, күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге эш тәҗрибәсе һәм «Экология» илкүләм проектын алып бару тәҗрибәсе белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Чувашия Республикасы делегациясе Татарстанда. Кичә Чувашия Республикасы җитәкчесе Олег Николаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.