Казанлылар Авиатөзелеш районындагы начар ис турында Министрлыкның кайнар линиясенә хәбәр җибәргән. Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итү үзәге бүлеге белгечләре күчмә экологиясе белән академик Павлов ур., 17 йорт адресы буенча урынга чыкты. 23:00 дән 00:00 вакыт аралыгында экологлар атмосфера һавасы пробаларын алды. Монда зарарлы матдәләрнең рөхсә ителгән күләме дә күздә тотылды. Пробалар 14 күрсәткеч буенча анализланды: углерод оксиды, азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, күкерт диоксиды, сероводород, бензол, толуол, этилбензол, м,п-ксилол, о-ксилол, ацетон, изопропилбензол, бутилацетат. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча, рөхсәт ителгән концентрациягә карата максималь дәрәҗәдән артып китү күренешләре ачыкланмады.