Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Ләшәү-Тамак мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары янына күчмә экология лабораториясе белән килде.
Балалар экологларның атмосфера һавасы пробаларын ничек итеп алуын кызыксынып күзәтте һәм күчмә экология лабораториясе ярдәмендә һавадагы зарарлы матдәләрнең нәрсәләрдән торуын гына түгел, ә дымлылык, атмосфера басымы, хәтта җил юнәлеше һәм аның тизлеге кебек башка параметрларны да ачыкларга мөмкин икәнлеген белде.
Ә Түбән Кама районының 68 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне Кама Аръягы территориаль идарәсе лабораториясенә чакырдылар. Сабыйлар бер көн эчендә үзләрен эколог итеп тойды, лаборатория хезмәткәре формасын киеп, чын микроскоп белән эшләде.