Чаллыда, «Парклар маршы-2022» Халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында, экологик десант узды. Шәһәр буйлап балалар ясаган рәсемнәр, плакатлар һәм шарлар белән бизәлгән бәйрәм трамвае үтте.
Төньяк территориаль идарә белгечләре Арча районының 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә чүпне ничек дөрес итеп аерырга кирәклеге турында аңлатты. Балалар «Батарейкалар, бирелегез!» һәм «Яхшы капкачлар» кебек экология акцияләрендә катнашулары турында сөйләде.
Казанның 91 нче номерлы һәм Питрәчнең 2 нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән бергә, кошлар өчен 20 дән артык оя ясады.
2022 елның 23-25 май көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә «Экодулкын» яшьләр экология оешмаларының VI форумы узачак. Биредә Татарстан Республикасының яшьләр экология берләшмәләре һәм студентлар җәмәгатьчелегенең иң актив вәкилләре һәм экология мәсьәләләре өлкәсендәге белгечләре җыелачак.
Чаллының Экология үзәгендә гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм педагоглары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары белән берлектә, «Мәктәп яшендәге балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү: проблемалар, инновацияләр, перспективалар» дигән темага семинар үткәрде.
Өмәләр ничек уза һәм экология өлкәсендә ничек итеп иң яхшы дәүләт инспекторлары булырга? Бу хакта 4 майда 12.30 да «Татарстан 24» каналында «Чистый Татарстан» тапшыруында сөйләячәкбез.
Программа «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин төзелешкә старт бирделәр.
Санитария-экология икеайлыгы кысаларында тагын 5 муниципаль районда - Югары Ослан, Апас, Буа, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары территорияләрендә авиация күзәтүләре үткәрелде.
Апрель башыннан күзәтчелек органнары 2271 хокук бозу очрагын ачыкланган (шуларның 1 597се бетерелгән), 1 025 беркетмә төзелгән, 810,0 мең сумлык административ штраф салынган. Рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташланган 1150 урын ачыкланган, шуларның 878 (76,3%) бетерелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре санитария-экология икеайлыгы чорында торак пункт территорияләрен даими рәвештә тикшереп тора.