Экологлар Кабан күлендәге дренаж канавында күбекле катнашма күләмен ачыклады

2022 елның 6 мае, җомга

Апрель ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, Министрлыкның лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Идел буе районына барды. 

Территориягә экология тикшерүе ясаганда, дренаж канавында күбек булу факты расланды. Ул вакытта пычраткыч матдәләрнең чыганагы табылмаган иде. Шул урыннан юынты су пробалары алынды.

Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты адресына яңгыр сулары һәм канализация челтәрләренең баланста тотылуы турында гариза җибәрелде. Алынган мәгълүматтан чыгып караганда, баланста тотучы оешма булып «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе тора.

«Су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелегенә һәм су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелегенә караган объектларны кертү критерийлары турында» РФ Хөкүмәте карары нигезендә, «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе федераль дәүләт экология күзәтчелегенә буйсына.

Шул уңайдан, барлык мәгълүмат һәм мөрәҗәгатьләр Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International