Бүген Ямбулат авылында Советлар Союзы Герое танкчы Семен Коноваловка бюсты ачтылар

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Бүген Ямбулат авыл җирлегендә Советлар Союзы Герое танкчы Семен Коновалов һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар – шушы җирлектә туып-үскәннәр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылды. Гранит плитәләргә 220 исем уеп язылган һәм әлеге исемлек алга таба тагын да тулыландырылачак, чөнки күпләрнең язмышы әлегә кадәр билгеле түгел. 80 нче елларда Ямбулат авылында сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган булса да, ул озак еллар дәвамында искергән һәм төзекләндерүгә мохтаҗ була. Александр Шадриков инициативасы буенча, истәлекле урынны Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре шефлыкка алды. «Без улларыбыз белән бергә «Несокрушимый» фильмын карадык һәм Герой-якташыбыз Семен Коноваловның тормыш юлы турында күбрәк белергә булдык. Аның Ямбулат авылында туганлыгын ачыкладык. Мин аның кече Ватанына килдем, өлкәннәр, авыл җирлеге башлыгы белән аралаштым, ә аннан соң атналык киңәшмәдә ведомство хезмәткәрләренә һәйкәлне шефлыкка алырга тәкъдим иттем. Моны бертавыштан хупладылар. Кыска гына вакыт эчендә, хәйриячеләр, авыл җирлеге башлыклары һәм битараф булмаган халык катнашында, без мемориалны тулысы белән яңарттык һәм Семен Васильевичка бюст куйдык», - дип, Александр Шадриков мемориаль паркны ачу тарихы белән уртаклашты. Ул ассызыклаганча, үсеп килүче буынга каһарманлык тарихын һәм сугышта катнашучыларның батырлыгын җиткерү мөһим. «Без Җиңүгә кадәр барып җиткән һәм сугыш кырларында ятып калган һәр геройны, Совет Армиясенең һәр солдатын белергә тиеш. Җиңү көнен якынайткан, тылда эшләгән барлык ветераннар, тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез», - дип билгеләп үтте министр.

Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Советлар Союзы Герое Семен Коноваловның кызы Ирина Бродскаяда бар иде. Герой бюсты ачылгач, Ирина Семеновна әтисе турындагы истәлекне мәңгеләштерергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде: «Мемориалны ачу аерым әһәмияткә ия. Бу хәтер билгесе генә түгел, ә яшь буын өчен батырлык һәм дан үрнәге дә. Узган сугыш турындагы хатирәләрне, ул китергән югалтулар һәм газаплар турындагы истәлекләрне мәңгегә саклау безнең һәм киләчәк буынның төп бурычы булып тора. Бүгеннән башлап әтием Семен Васильевич Коновалов безгә үз постаментыннан күзләребезгә карап торачак һәм җавап итеп бездән җылы карашлар кабул итәчәк». ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Семен Коноваловның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның үлемсез батырлыгы безнең ил тарихына язылган, ә яңа мемориаль комплекс татарстанлылар өчен тагын бер мөһим һәм истәлекле урынга әвереләчәк. Герой бюстын скульптор Николай Кондрашкин ясаган. Ул Семен Коноваловны танкчы шлемыннан ясый, биографик һәм кинематографик образларны берләштерә. Яңа паркта махсус постаментта танк та урнаштырылган, аны авыл җирлегенә 32456 хәрби часть тапшырган.

Белешмә өчен:

Семен Васильевич Коновалов – совет танкчысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1921 елның 15 февралендә Ямбулат авылында туган. 1942 елның 13 июлендә Воронеж-Ворошиловград операциясен үткәргән вакытта, КВ-1 танк экипажын җитәкли, дошманның 16 танк һәм үзйөрешле артиллерия корылмаларын юк итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International