Ил үз каһарманнарын белергә тиеш!

2022 елның 6 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел булу уңаеннан, барлык батырлар-үлгәннәрне искә алу максаты белән, Ямбулат, Кызыльяр һәм Крестовниково авылларыннан чыккан, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мемориаль комплексны тулысынча яңартты һәм Советлар Союзы Герое булган танкчы Семен Коноваловка бюст куйды. 

Ул 1920 елның 15 февралендә Югары Ослан районының Ямбулат авылында туган. 1941 елда Куйбышев хәрби пехота училищесын тәмамлаган һәм фронтка җибәрелгән. 

1942 елның июлендә Коновалов җитәкчелегендәге КВ-1 танкы экипажы батырлык кыла, аны күпләр «упкын өстендәге танго» дип белә, ә соңрак әлеге вакыйгалар «Несокрушимый» фильмы нигезенә салына. 

Совет экипажы, танк бригадасының калган өлешен яшереп, тәүлегенә фашистларның  75 машинадан торган бронетехника колоннасын туктата, 16 танкны, 2 сугыш автомобилен һәм дошманнарның 8 автомашинасын юк итә. 

Экипажның өч әгъзасы, шул исәптән каһарман Семен Коновалов та, исән кала һәм хәтта немец танкында үз гаскәрләре янына бара. 

Батырлык өчен якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Әлеге лаеклы бүләк фронтовикка 1943 елның мартында гына бирелә. 

Семен Коновалов бөтен сугышны үз башыннан кичерә, 1956 елда подполковник буларак хезмәт итә, аннан туган ягына – Татарстанга кайта. 

Геройның кече Ватаны булган Ямбулат авылында аның батырлыгы турында һәр укучы белә. Биредә кечкенә генә музей ачылган. Сугыштан соңгы елларда барлык Бөек Ватан сугышында катнашучыларның – Ямбулат авыл җирлегендә туып-үскән кешеләрнең исемнәре язылган обелиск барлыкка килгән. 

Озак еллар эчендә һәйкәл искергән. Монда геройның бюсты да булмаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре быел әлеге истәлекле урынны шефлыкка алды. Кыска вакыт эчендә алар хәйриячеләр белән бергә, ветераннар исеме язылган обелискны торгызып кына калмыйча, истәлекле паркны тулаем яңартты. 

Хәзер Ямбулат авылында герой-якташыбыз Семен Коноваловка бюст, Ямбулат, Крестниково һәм Кызылъяр авылларыннан фронтка киткән барлык сугыш ветераннары истәлегенә гранит элмәтакталар куелган мемориаль комплекс барлыкка килде. 

Махсус постаментта броньланган Т64Б1 хәрби машинасы да тора. Танкны авыл җирлегенә 32456 хәрби часть бүләк итә. Хәтер паркын ачу тантанасы якын көннәрдә булыр планлаштырыла.     

Комплексны төзекләндерү күренешләрен безнең фото- һәм видеорепортажлардан карап белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International