ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов бүген матбугат конференциясендә Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының фәнни эшчәнлеге турында сөйләде.
Татарстан Республикасында төп бурычларны һәм аспектларны хәл итүдә фәнни яктан якын килү һәрвакыт өстен булды, дип билгеләп үтте ул. Инде 30 ел дәвамында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы фәнни берләшмәләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Министрлык каршында Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фәнни-техник советлар төзелде, алар составына әйдәп баручы белгеч-галимнәр кертелде. Министр урынбасары соңгы 5 елдагы иң мөһим проектлар турында җентекләп сөйләде.
Ул «ТР елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» дип аталган яңа проектны фән һәм экологиянең нәтиҗәле хезмәттәшлегенә мисал итеп китерде. Әлеге проект Министрлык һәм Рус география җәмгыяте белән берлектә Казансу елгасында гамәлгә ашырыла. Министрлык хезмәткәрләре һәм Рус география җәмгыяте волонтерлары көн саен су пробаларын ала, шулай ук су җыю мәйданын даими рәвештә тикшерә, гидрология тикшеренүләре алып бара.
«Хәзерге вакытта хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә су объектларының пычрану мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Чистарту корылмаларының канәгатьләнерлек дәрәҗәдә эшләмәү йогынтысы белән без контроль-күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында, шулай ук «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә көрәшсәк, авыл хуҗалыгы кырларыннан, терлекчелек фермаларыннан һәм җиһазландырылмаган сәнәгать мәйданчыкларыннан килгән диффузлы – көйләнми торган агынты матдә мәсьәләләре аерым игътибар һәм фәнни яктан өйрәнүне таләп итә», - дип аңлатты Айрат Шиһапов.
Аның сүзләренә караганда, фән хәзерге вакытта киң таралган диффузлы пычрануга каршы көрәш алымнарының берсе булган су саклау зоналарына урманнар утырту үзенчәлекләрен өйрәнә. Бүгенге көндә җир кишәрлекләрен сайлау һәм агач-куаклар утырту үзенчәлекләрен ачыклау буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла. Елганы торгызу буенча чаралар җыелмасы да эшләнер дип көтелә.
Аккош күлләре системасын экологик яктан реабилитацияләү буенча карарлар кабул иткәндә дә фән белән хезмәттәшлек тыгыз булды. Күлләр системасы тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча масштаблы проект Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә фәнни берләшмә төп режимнарны (гидрологик, гидрохимия, гидробиологик) һәм Аккош күлләренең, шулай ук Юдино карьерының антропоген йөкләнешен контрольдә тотып, Министрлык көче белән өстәмә мониторинг үткәрүне тәкъдим итте.
«Министрлык фәнни оешмалар белән бергә Аккош күлләре проекты буенча да антропоген йөкләнешне нормага салу мөмкинлеген карый», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм башка фәнни институтлар ярдәме белән атмосфера һавасы пычрануның җыелма исәпләү системасы эшләнде. Ул билгеле бер территориядәге атмосфера һавасына чыгарыла торган барлык зарарлы матдәләрнең (сәнәгать предприятиеләреннән чыккан матдәләр, автотранспортлардан бүленеп чыккан матдәләр) җыелма тәэсирен объектив рәвештә бәяләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта анализны гадәти вакытта да һәм планлаштырылган ситуациядә дә алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Министрлык өч шәһәр, ягъни Түбән Кама, Казан һәм Алабуга шәһәрләренә, Алабуганың мөһим икътисади зоналары белән берлектә, җыелма исәпләү системалары урнаштырылды.
Климатка бәйле хәбәрләр бүгенге көндә иң актуаль халыкара темаларның берсе булып тора.
Климат үзгәрешләрен дә үз эченә алган глобаль күренешләр буенча, нәкъ тә менә фәнни потенциал төбәк системаларын адаптацияләү перспективаларын һәм «мөмкинлек тәрәзәләрен» билгеләячәк. Климатның глобаль үзгәрешләрен булдырмауның бер ысулы – декарбонизацияләү. Ягъни бу атмосферага парник газларының үтеп керүен киметү һәм аларның табигый ландшафтлар ярдәмендә йотылуын күздә тота. Без яшәгән территория һәм аның йоту сәләтенә ия булуы турындагы мәгълүмат биредә төп элемент булып тора.
Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә, «Татарстан Республикасы территориясенең инвестиция потенциалын исәпләү өчен картография нигезен эшләү» дип аталган проект әзерләде. Проектны Министрлык 2021-2030 еллар өчен Россиянең Экология үсеше һәм климат үзгәрешләре өлкәсендәге федераль фәнни-техник программага кертү тәкъдиме белән чыкты.
Алынган нәтиҗәләр алга таба илнең башка субъект территорияләре өчен дә кулланыла ала.
«Үсеш вакытында, яңа максатларга һәм бурычларга ирешүдә фән төп элемент булырга тиеш, шуңа бәйле рәвештә, быелның апрелендә, Министрлык тәкъдиме белән, Республикада глобаль экология мәсьәләләре буенча Россия Фәннәр академиясе Фәнни советының күчмә утырышы үткәрелде. Очрашу Хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую белән тәмамланды, ул озак вакытка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен билгели һәм төбәктәге экология мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән уртак чараларны гамәлгә ашыра», - дип йомгак ясады Айрат Шиһапов.