Азнакай шәһәрендә экологлар кечкенә балалар өчен экология дәресе үткәрде

2022 елның 13 мае, җомга

«Экологик эз»нең нәрсә икәнлеге һәм аны ничек итеп киметү турында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Экологлар 10 номерлы «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик белем бирү чарасы үткәрде. Белгечләр күрсәтмә материал сыйфатында «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән темага презентацияләр һәм видеоязмалар әзерләде. Әңгәмә барышында экологлар балаларга табигатьне ничек сакларга кирәклеге һәм аларның экологиягә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләде. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр кече яшьтән үк планетабызга һәм аның табигый ресурсларына дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә. Дәрестән истәлек буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Экология мәктәбе» дип исемләнгән кулланмалар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International