Татарстанда су алу скважиналарын тикшерү эшләре башланды

2022 елның 6 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татарстан Республикасы геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белән берлектә, дәүләт йөкләмәсе кысаларында, Биектау районының хуҗалык һәм эчү өчен кулланыла торган су алу скважиналарын тикшерү эшләрен башлады. Әлеге эш авыл торак пунктларының эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганаклары һәм су алу җайланмаларының техник торышы белән тәэмин ителешенә бәя бирүне, санитар саклау зоналарының беренче поясы чикләрендә санитар хәлне билгеләүне, тәүлеклек су алу һәм суга ихтыяҗны билгеләүне, шулай ук су алу өчен булган техник документация җыюны үз эченә ала.

Исегезгә төшерәбез, Биектау районыннан тыш, тикшерү тагын 11 районда узачак. Моңа түбәндәге районнар керә: Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International